Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Грипп әлегә чигенми

Бүгенге көндә Татарстанда 114 мең ОРВИ, 336 грипп очрагы теркәлгән, шуларның 204 очрагы  – дуңгыз гриппы. Әлеге мәгълүматларны сәламәтлек саклау министры “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә җиткерде.

– Кызганычка, авыручылар арасында ике үлем очрагы теркәлде. Дуңгыз гриппының төп үзенчәлеге – бронх-үпкә системасында өзлегүләр, – дип, министр авыруның пневмония, ягъни үпкәләр ялкынсынуга китерүен ассызыклап. Ул  кискен тын юллары авыруының беренче билгеләре сизелүгә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә, вакытында дәвалану әһәмиятенә басым ясады. Шулай ук чирнең һава белән һәм куллар аша күчүен искәртеп, кулларны бик еш юу, шәхси гигиена зарурлыгын ассызыклады.

Министр әйтүенчә, грипп белән авыручылар прививка ясатмаган булган. Шуңа күрә ул барысын да вакытында эшләргә, вакцинация кампаниясе чорында чарасын алдан күрергә киңәш итте.
– Якын көннәрдә гриппның “пик”ноктасын узып, күрсәткечләр түбәнгә төшә башлар дигән өметтә торабыз. Әмма әлегә авыру дәрәҗәсе югары кала. Без дәвалау учреждениеләрендә барлык препаратлар булсын өчен кулдан килгәннең барысын эшлибез, – дип ышандырды министр.

Кагыйдә буларак, гриппка иммунитеты түбән, сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интеккән, хроник чирләре булган кешеләр тиз бирешә,   дип яза “Татар-информ”, Адел Вафин сүзләренә нигезләнеп.

http://shahrikazan.com/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus