Белгечләр парта артында
Язгы кыр эшләренә керешкәнче һәркем үзенчә хәстәрлек чаралары күрергә ашыга.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре дә хәлиткеч поход алдыннан хуҗалык белгечләре, фермерлар белән җыелып техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре турында фикерләшәчәкләр. Аларның 3 көнлек укуларын Агротехник техникум базасында Татарстан Агробизнес институты галимнәре алып барачаклар. Әлеге укуда 52 кеше катнашырга теләк белдергән.
Фото: архивтан алынды.