“Ел ир-аты” - безнең Алексеев
Әлмәттә “Ел хатын-кызы”, “Хатын-кыз карашы белән: Ел ир-аты” республика бәйгесенең төбәк туры үтте. Анда Зәйдән “Форпост” оешмасы җитәкчесе Алексей Алексеев “Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә җиңү яулап, бәйге финалына сайлап алынды. 6 район арасында узган бәйгедә Алексей Васильевич хезмәтенә бирелгән, киләчәк буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертүче ир-ат буларак югары бәяләнде. Казанда үтәчәк финал турында да без аның җиңү яулавын телибез.