Татарстанда төнлә троллейбус янган
Гадәттән тыш хәл бүген төнлә – 01:36 сәгатьтә, Казанның Дементьев урамында килеп чыкан.
Дөрләп янган троллейбусны 40 минут чамасы сүндерергә туры килгән. Коткаручылар янгынны тулысынча 02:13 сәгатьтә генә сүндерә алган. Янгын зыян салган мәйдан 30 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынга каршы көрәшкә 18 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Ут кабуның сәбәбе – транспорт чарасының механизмы төзек булмау, диелә.