Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Германиядән Чирмешәнгә килгән яшьләр яшел түбәләргә шаккаткан

Арне, Фредерико һәм Нико Чирмешәнгә  Германиядән кадәр  килгәннәр. Немец яшьләре волонтер ( үз теләге белән ярдәм итүче кеше)  хәрәкәтендә актив катнашалар икән.


-Сездә  бик ошады, - ди алар. – Халык бик кунакчыл,  кая барсак та безне  ачык йөз белән каршы алдылар. Германиядә  сезнең тормышны бераз башкача кузаллый идек, килеп күргәч, икенче төрле икәнен аңладык. Россия – алга киткән дәүләт. Безне шаккатырган әйберләр дә күп булды. Әйтик, сездә яшел түбәле йортлар бик күп. Авыл урамнарының исемнәре  ике телдә язылган. Кар шулкадәр күп буладыр  дип уйламаган идек. Сезнең  кибетләрдә экзотик яшелчәләрне  күп саталар. Аннан соң сыраны да зур-зур   пластик шешәләрдә, мөгаен, Россиядә генә күреп буладыр.
Мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышы да кунакларны  нык гаҗәпләндергән. Аларны озатып йөрүче Альмир Жораевка бу хакта аңлатып бирергә туры килгән. Германиядә мәчетләр, нигездә, илнең  көнбатыш өлешендә урнашкан икән, ә безгә килгән яшьләр - Германиянең көнчыгышыннан.
 -Бер авылда кулдан киселгән токмач ашына катык салып ашадык, бу безнең өчен бик гаҗәп хәл булды, - ди   Арне. – Безне Чирмешәндә әрмәннәрнең ипи пешерү цехына да алып  керделәр,  монда да ошады. Без чын күңелдән сезнең халыкка рәхмәтебезне белдерәбез

Гөлсирә Шәрифуллина    Чыганак:http://nashcheremshan.ru/tt/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus