Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ДАМИР КИБЕТЕНӘ БАРАМ ӘЛЕ...

-Йортыбызда  капиталь ремонт бара,   фатирдагы иске сантехник җиһазларны  берочтан яңаларга алыштырам, шуларны алырга Дамир кибетенә барышым. Анда кирәк-ярак  сыйфатлы, өстәвенә, бәясе дә кулай,  – ди  танышым.


Бу җылы сүзләр базардагы “Наз” кибетенә карата  әйтелә.

Чыннан да,  кибет - шәһәрдә тотрыклы эшләүче, хуҗалык, электр һәм спорт товарлары, сантехника, төзелеш инструментлары  ассортименты күп булган сәүдә нокталарының берсе. Аннан халык өзелми. Сатучылар вак кына шөрепне дә җиксенмичә эзләп бирә,  сатып алучыларга ярдәм итәргә тырыша. Товар төрлелеге, кибетнең уңайлы урында булуы,  культуралы хезмәт күрсәтү кемне дә үзенә җәлеп итә. Кибеттә һәр товар тиешле урынында: һәркем үзенә кирәк әйберне тиз арада таба ала. Кибет хуҗасы   Дамир Таҗетдинов  һәрвакыт эш урынында: ул сатып алучыларның  үтенеч-гозерләрен канәгатьләндерергә тырыша, ремонт эшләрендә киңәшләрен бирә, сыйфатлы эшләүчеләрне   табарга ярдәм итә. Шуңа да зәйлеләр аның кибетенә барырга, Дамирның үзен күреп сөйләшергә тырыша.

Халык ышанычын казану гына түгел, яуланганны саклый да белергә кирәк. Дамир Таҗетдинов  моңа ничек ирешә соң? Аның сәүдәсенең чишмә башы кечкенә ларектан башлана. Ул чакта аның бер генә сатучысы була.Тора-бара эшчәнлеген, кибетләр челтәрен киңәйтә бара. Иң мөһиме, халык соравын, аның ихтыяҗын өйрәнә, сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырыша.

Югары Мәлем егете Дамир - язучы, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның ерак оныгы. Әлеге нәселдә нинди генә укымышлы затлар, нинди генә тармакта хезмәт куючылар юк!  Кем белә, бәлки, анда алыпсатарлык ерак бабасыннан килгәндер...

Хезмәт юлын Дамир  машина йөртүче булып башлый. “Гидромонтаж”да хезмәт куя. Әлеге хезмәт белән тормыш итү авырлыгын аңлаган Дамир 1999 елда базарда контейнер алып,  сантехника белән сату итә башлый. Ул чорларда  үҗәт, тәвәккәлләр генә базарга сату итүгә күчте. Халык та кирәк-яракны базардан алуны хуп күрде. Дамир гаилә бюджеты тулылана башлагач, иң беренче эш итеп машина сатып ала. Техникасыз булмый,  аннан тора-бара кибет ачтык, ди. Бүгенге көндә Таҗетдиновларның ике кибете бар.

Дамир тормыш иптәше Наилә белән иңгә-иң торып эшли. Наилә - аңа һәр эшендә фикердәш, булышчы, ярдәмче. Ике кыз үстерәләр. Назилә Казан федераль университетында укый, Гөлназ 6нчы мәктәптә VIII класста белем ала. Таҗетдиновлар матур итеп яши, көйле генә эш итә. Затлы нәсел очрашуларында катнашалар, ерак бабасы күмелгән Ялчыгол каберен  зират кылалар. Моннан соң ул эшенең уңай барганын тоемлый. Дамир – игелекле эш башында торучы эшмәкәр дә. Ул районда көрәш турнирлары, Сабантуй уздыруда булышлык итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus