Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Күгәрчен урта мәктәбендә очрашу узган

Шушы көннәрдә Күгәрчен урта мәктәбендә дә күңелләрне җылытырлык “Студентлар белән очрашу” кичәсе булып узды. Әле кайчан гына “Саубуллашу вальсы”н җырлап, алар мәктәптән таралышкан иде. Хәзер инде безгә үрнәк булырлык абый-апалар булганнар.

Бәйрәм кичәсе һәр студентның үзен укыткан мөгаллимнәргә рәхмәт сүзе белән башланып китте. Аларның һәрберсе ныклы белем, дөрес тәрбия биргән укытучыларына хөрмәт белән карыйлар. “Ничә кеше булса, шулкадәр язмыш” дигәндәй, мәктәбебезне тәмамлап чыгучыларның да һәрберсенең юллары аерым, алар төрледән-төрле белем йортларында укыйлар. Һәрберсе үзләренең мәктәп, студент тормышында булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Барысының да сөйләгән сүзе ихлас иде. Без югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләренә укучы студентлар белән очрашып фикер алышу бик кирәк, безне алда зур сынаулар көтә, әле күбебез кем булырга теләвен дә аңлап бетерми, ә студентлар исә безгә юнәлеш бирделәр.

Мәктәп еллары, гүзәл яшьлекнең онытылмас мизгелләре, хатирәләре белән үрелеп барган, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән кичә булды бу. Чыннан да, “Бер очрашу–үзе бер гомер” дип юкка гына әйтмәгән татар халкы. Очрашу һәр студентның, укытучылар һәм укучыларның күңеленә хуш килде.

Энҗе Хәйруллина,

Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Фото: https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=ee1c078ddc37ba118c23dc95ee76a0d3&n=33&h=190&w=285

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus