Чаллының тагын ике кешесенә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган
Чаллыда "дуңгыз гриппы"ннан дүрт бала һәм бер ир-атны дәвалыйлар.
Шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары тарафыннан, 27 гыйнвар мәгълүматлары буенча, "дуңгыз гриппы" диагнозы тагын ике кешегә куелган. Әлеге авыруның 5 яшьлек кыз бала һәм 26 яшьлек ир-атта булуы ачыкланган. Кызны хастаханәгә әнисе алып килсә, ир-ат кискен тын юлы авырулары белән мөрәҗәгать итә, әмма лаборатория тикшерүе аның грипп белән чирләвен күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыда "дуңгыз гриппы" диагнозы бу атнада 13-15 яшьлек өч мәктәп укучысына куелган иде. Шулай итеп, әлеге куркыныч авырудан хастаханәдә дәваланучылар саны бишкә җитте.