Илдар - спортка хирыс муниципаль хезмәткәр
Зәй музыка мәктәбендә узган спорт коллегиясендә район Советында эшләүче муниципаль хезмәткәр Илдар Гатауллин “Муниципаль хезмәткәрләр арасында иң яхшы хезмәткәр - 2015” номинациясендә җиңү яулап, акчалата бүләккә лаек булды. Илдар муниципаль хезмәткәрләр арасында узган республика спорт ярышларының барысын да диярлек катнашып, уңышлы чыгыш ясады.