Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарның мәшһүр артисты Наил Шәйхетдинов вафат

Татар сәнгате зур югалту кичерә. Бүген, 25 гыйнвар көнне Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов бакыйлыкка күчте.Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.
 
Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” әсәрендә – Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә – Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган күп кенә саллы  рольләр  башкарды.
 
Шулай ук аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр да хас иде. И. Юзеевның  «Бөркетләр кыяга оялый»да – Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә – Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә – Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә – Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында – Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә”сендә – Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым»ында – Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә – Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында – Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моның ачык мисалы булып тора.
 
Наил Шәйхетдинов башкарган рольләрдә  һәрвакыт  актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә  тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз  геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.
 
Тинчурин театры колллективы Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улының туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. .
 
Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 26 гыйнвар 10.00 сәгатьтә К.Тинчурин театрында узачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus