Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучылар интерактив дәресләр үткәрә

Бүген Зәйнең 4нче мәктәбендә “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы актив студентлар тарафыннан  ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган интерактив рәвештә тарихи белемнәрне ныгыту чарасы оештырылды. Анда мәктәпнең X сыйныф укучылары санаулы минутлар эчендә Татарстанны танып белү символикаларын әйттеләр, билгеле шәхесләребез хакында ни дәрәҗәдә белүләрен  күрсәттеләр, укучыларның үз фикерләрен кыю яклый белүләре дә игътибарга алынды. 4 командага бүленеп эшләгән яшьләр үзара ярышып та белемнәрен сынады.

- Укучыларыбызның дәрестә актив катнашып, республикабыз тарихы, билгеле шәхесләребез турында үзенчәлекле итеп сөйләргә омтылулары куандырды. Әлбәттә, мондый формада эшләү укучының теге яки бу фактны хәтерендә яхшы калдыруда зур роль уйный, шул ук вакытта без тарих дәресләрендә балалар белән кайсы өлкәдә ныграк эшләргә кирәклеген дә ачыкладык, - ди мәктәп директоры, шәһәр Советы депутаты Альбина Ларина.

Мондый дәресләрне оештыру инициативасы белән чыккан, “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы әлеге студентларның шушы мәктәптә белем алган элеккеге укучылар булуы да куанычлы. Алар - Айгөл Вәлиева, Саодат Сәфәрова, Екатерина Ендальцева.

- Без “Татарстанның иҗади яшьләр академиясе” тарафыннан тормышка ашырылучы “Кадрлар резервы” проектында бик теләп катнашабыз. Әлеге проектта актив булуыбыз нәтиҗәсендә үзебездә оештыручанлык, лидерлык сәләтенең үсә баруын тоябыз. Менә шушындый дәресләр үткәреп югары сыйныф укучылары арасыннан актив яшьләрне үз рәтебезгә күбрәк тартырга тырышабыз. Әлеге проект республикада 2009 елдан гамәлдә. Шушы 6 ел вакыт эчендә 1600 яшь кеше махсус укулар үтеп, 40 проект гамәлгә ашырылды, 1500ләп социаль акцияләр үткәрелде. Иң мөһиме, “Кадрлар резервы”ндагы 50 кеше дәүләт һәм муниципаль власть органнарына эшкә чакырылды, 60лабы эре предприятиеләргә урнашты, 100дән артык яшь кеше төрле иҗтимагый оешмаларны җитәкли, 60тан артыгы илнең мәгариф системасында хезмәт куя, - ди Айгөл Вәлиева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus