Күпбалалы гаиләләргә фатир бирелә башлаячак?!
Биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләр тиздән череп баярга тиеш.
Депутатлар шундый закон проекты әзерләгән. Әгәр ул закон кабул ителсә, күпбалалы гаиләләргә тору шартларын яхшырту яки фатир алу мөмкинлеге туачак. Аның күләме гаилә соңгы ун елда яшәгән төбәктәге 12 квадрат метр торак бәясенә тәңгәл килергә тиеш.
Әгәр Әлмәттәге фатир бәяләрен алсак, бу якынча 600 мең сум булачак.
Бу законны 2030 елга халык санын арттыру ниятеннән кабул итәргә уйлыйлар.