Бездә дуңгыз гриппының 14 очрагы теркәлгән
18 гыйнвардан 24 енә кадәр Татарстанда дуңгыз гриппы белән авыруның 14 очрагы теркәлгән.
8 очрак Казанга туры килә. Салкын тидереп авыруга килгәндә, республикада узган атнада 16229 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Авыру дәрәҗәсе эпидемиологик чиктән түбән булса да, алдагы атнага караганда ул 26,7 процентка арткан.