«Наз»
4 пешкән йомырка, 4 помидор, 100 г сыр, 1 ст каймак, тоз.
Помидор һәм йомырканы түгәрәкләп турарга һәм салат савытына тезеп, өстенә тоз сибәргә. Эре угычтан уылган сырны каймак белән болгатырга. Әлеге катнашманы помидор һәм йомырка өстенә коярга. Салатны помидор һәм сыр белән бизәргә.