Экология белгечләре чисталык сагында: Әлмәттә тәртип бозучылар бар
ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре кар саклауның закон кысаларына сыешлылыгын тикшерә башлаган.
Кагыйдә буенча, шәһәрдән чыгарылган кар өемнәре махсус урынга –“Стрелец” автобазары артында урнашкан мәйданда гына җыелып барырга тиеш. Башка очракта ул тәртип бозу булып санала һәм андый факталарга юл куючылар администртив җаваплылыкка тартылырга тиеш.
21 гыйнварда узган рейд барышында экологлар Әлмәтнең Совет урамында, шулай ук Түбән Мактаманың элеккеге кирпеч заводы тирәсендә шундый кар өемнәренә тап булган. Урында төзелгән беркетмәләр Әлмәтнең административ комиссиясенә озатылган.
Экология кагыйдәләрен бозу очракларын киметүдә сез дә үз өлешегезне кертә алсыз. Аның өчен тәртип бозу очракларына тап булганда, eco.signal@tatar.ru электрон адресына хәбәр юлларга кирәк.