Татарстанда 31 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 25 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Урыны белән бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
Татарстанда көндезге һава температурасы көнбатыш районнарда – 17-22, көнчыгышта 10-15 градус салкын булачак. Казанда – 19-21 градус салкын булыр дип фаразланыла.
26 гыйнварга каршы төндә 25, аязган вакытта 31 градуска кадәр салкынайта, дип хәбәр итә intertat.ru