Әлмәтлеләр, әйдәгез, күршеләрдән үрнәк алыйк!
Бөгелмә мөхтәсибәтендә җылы киемнәр җыю буенча кышкы акция старт алган.
Моның өчен «ЭССЕН» сәүдә үзәгендә мохтаҗларга өс һәм аяк киемнәре җыю өчен тартма урнаштырганнар. Аннары бу әйберләрне «Шәфкатьлелек» дип аталган бүлмәгә тапшыралар да, аннан мохтаҗлар үзләренә кирәкле әйберне килеп ала икән.
Бездә дә шушындый суык көннәрдә кулына кияргә бияләе, аягына кияргә җылы оекбашы, өс һәм аяк киемнәре булмаган мохтаҗлар аз түгел. Әлмәттә дә кыш башыннан мондый акция игълан ителгән. Әйдәгез, күршеләрдән үрнәк алып, артык киемнәребезне Әлмәттә эшләп килгән «Доброе сердце» волонтерлык хәрәкәте урнашкан урынга илтеп бирик. Адресы: 18 нче мәктәп территориясендәге ике катлы бина, зәңгәр ишекләр. Эш сәгатен белешү өчен телефон: 89172688900 (Илнур Хузин).