Татарстанда 31 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 25 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Урыны белән бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
Татарстанда көндезге һава температурасы көнбатыш районнарда – 17-22, көнчыгышта 10-15 градус салкын булачак. Әлмәттә – 18-20 градус салкын булыр дип фаразлана.
26 гыйнварга каршы төндә 25, аязган вакытта 31 градуска кадәр салкынайта.