Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Идән астында - наркотик

Наркотик матдәләр куллануның, әлеге матдәләрне булдыруның нинди генә юлларын кулланмыйлар. Үз-үзеңне, әйләнә-тирәдәгеләрне агулау өчен уйлап табылган бу алымнарга чәчләрең үрә торыр.  Зәйдә  полиция хезмәткәрләре бу көннәрдә наркотик матдә булдыру бәрабәренә әллә нинди гамәлләр кылып ятучыларны ачыклады.

Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе юстиция лейтенанты Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, агымдагы елның 11 гыйнварында үзәк дәваханәдән, авыр тән җәрәхәте алып, медицина ярдәменә мохтаҗ булган бер ир-атны кабул итүләре турында  хәбәр итәләр.

- Кеше тән җәрәхәте алып, медицина ярдәменә мохтаҗ булганда, без аның ни сәбәпле яралануын ачыкларга тиеш. Шул максатта без әлеге ир-атның фатирына юл тоттык. Зал, йокы бүлмәләрен карап чыктык, шикләнерлек әйбер күрмәдек, соңыннан мин аш бүлмәсенә кереп күзәтә башлагач, агач идән ярыгыннан тузан күтәрелүен һәм астан саран гына ут яктылыгы сирпелүен абайлап алдым. Сораша торгач, идән астында баз булуы ачыкланды, әмма хуҗалар аны ачып күрсәтүдән баш тарттылар. Тиешле рөхсәт документлары нигезендә без базга төшүгә ирештек, ә анда пластмасс  савытларда үсентеләр үсеп утыруын күрдек, - дип сөйли ул.

Әлеге кешенең фатиры күпкатлы йортның беренче катында урнашкан, ул шуннан файдаланып, идән астында баз булдырып, биредә махсус савытларга кыргый киндер орлыгы чәчеп үстереп, марихуана җитештерү белән шөгыльләнә. Полиция хезмәткәрләре 10 пластмасс савытта үсеп утыручы бу тыелган үсемлекләргә үзләре дә хәйран кала.

- Барлыгы 21 төп кыргый киндер үсеп утыруын ачыкладык. Әле хуҗа кешегә әзер наркотик матдәләр булса, үз теләге белән аларны  тапшыруын сорадык, чөнки үз теләге белән биргән очракта, аны җавапка тарту йомшаграк формада башкарыла, әмма ул кыргый киндер генә үстерәм, миндә башка наркотик матдә юк, дип белдерде. Ләкин эзли башлагач, без баздан ике кечкенә пакетта киптереп әзерләнгән марихуана таптык.  Аның берсендә - 154,9 грамм, икечесендә 115,8 грамм марихуана булуы ачыкланды, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Тикшерү эшләре барышында хуҗа кеше кыргый киндерне базда үстерү белән үткән елның ноябреннән шөгыльләнүен белдергән, шулай ук ул марихуананы үзе куллану өчен генә әзерләвен дә әйткән. Әлбәттә, монысы аның сүзләре генә, кем белә, бәлки, ул идән астында наркотик матдә әзерләү “бизнесын” инде күптән алып барадыр, ә бит шушы гамәл нәтиҗәсендә күпме язмышлар бозылырга,  күпме яшь гомерләр әрәм булган булырга  мөмкин. Әлеге ир-ат бу фатирда үзе генә яшәми, хатыны да полиция хезмәткәрләрен идән астына төшермәскә “теше-тырнагы”  белән каршы торган. Шулай булгач, бу гаилә наркотиклардан файда алмаган дип кем төгәл генә әйтә ала.

Җәмәгать, безгә мондыйларга игътибарлы булып, шикле күренгән гамәлләргә каршы бергәләп көрәшү бик кирәк, күршедә генә наркотик җитештереп яткан кешеләрнең безнең балаларыбыз, киләчәк буын тормышына янавын истән чыгармыйк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus