Зәйдә Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннан үзешчәннәр иҗат фестивале дәвам итә. Илебездә төшерелгән фильмнарны сәхнәләштереп күрсәтүдән гыйбарәт булган “Тормыш кадрлары” дип аталган иҗат фестивале кичә Куш-Елга, Әхмәт, Кадер мәдәният йортлары хезмәткәрләре оештыруында узды. Алар Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат”ын сәхнәләштерде. Иртәгә исә Баграж җирлегенә караган авыллар мәдәният хезмәткәрләре осталыкларын күрсәтәчәк.