Юлда "Рено" белән "КамАЗ" машиналары бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, җиңел машина руле артындагы 1980 елгы хатын-кыз куркынычсыз тизлек режимын арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Һәлакәт аркасында "Рено" белән идарә итүче хатын-кыз урында ук җан биргән. Ә әлеге машинадагы 1970 елгы хатын-кыз пассажир хастаханәгә озатылган.