Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Минтимер Шәймиевнең туган көне

 Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер әфәнде Шәймиев туган көнен билгеләп үтә. Аңа 79 яшь тулды.

 Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. М.Ш.Шәймиевнең бабасы - Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, ул йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм ителгән. Минтимер Шәриповичның атасы - Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшләгән (26 ел дәвамында колхоз рәисе буларак хезмәт куйган).
1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел), авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
1969-1983 елларда - ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары була.
1983-1985 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
1985-1989 елларда - ТАССР Министрлар Советы Рәисе.
1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күп милләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы. 2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин күрсәтмәсе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә. Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000-2001 елларда - Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
2001 елның 1 декабреннән "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше.
М.Ш.Шәймиевнең ТР Республикасы Президенты вәкаләтләре чоры 2010 елның 25 мартында бетте. 2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды. 2010 елның апреленнән “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Россиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр советы әгъзасы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus