Майны тирәнрәк эчле савытта эретеп, шуңа су белән шикәр комы өстәп болгатырга һәм плитәгә куеп җылытырга (кайнатып чыгарырга түгел). Икенче бер савытка караҗимеш (вак кына турап), бал, чәй содасы, дарчин, камыр күперткеч һәм он салып болгатырга.
Шуннан ике савыттагы катнашманы бергә кушып болгатырга һәм табага салып, мичкә куярга. 20 минут чамасы пешкәннән соң мичтән алып, өстенә юка гына телемнәргә туралган алманы тезеп чыгарга, өстенә шикәр комы (камыш шикәре – тростниковый да ярый) сибеп, фольга кисәге белән капларга һәм тагын 25 минут пешерергә.