Ул балигъ булмаган яшьтәге улын кыйнауда гаепләнә.
Имин булмаган әлеге гаиләдә малайдан тыш та биш бала тәрбияләнә.
Ир узган елның сентябрь азагында алты яшьлек улын кыйнаган: башына, эченә берничә тапкыр суккан. Тикшерү версиясесе буенча, ата спиртлы эчемлекләр белән мавыга, баланы системалы рәвештә кыйный икән.
Явыз ата гаебен таныган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.