Декабрьдә Әлмәт полиция бүлегенә 21 яшьлек студент кыз мөрәҗәгать итә. Баксаң, гипермаркетта аның сумкасын урлаганнар икән. Кыз товар сайлаган вакытта әйберләрен игътибарсыз калдыра, карак шуннан файдалана да инде. Сумка эчендә аның документлары, акчалары һәм банк карталары булган. Урлаткан әйберләрнең бәясе җиде меңгә якын исәпләнә.
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары язмаларын ала һәм бармак эзләрен табуга ирешә. Шулар тәртип сакчыларына урлаучының эзенә төшәргә ярдәм итә дә инде. Ул 36 яшьлек хатын-кыз булып чыга. Әлмәттә яшәүче ханымны хөкемгә тартачаклар...