Бүгенге көндә әлеге система белән бик күп трактор, комбайн, автомашиналар җиһазландырылган инде. Бу өлкәдә аеруча Азнакай, Актаныш, Арча, Тукай районнары актив.Моннан ике төрле файда алырга уйлыйлар: беренчедән, техниканың тик тору очраклары, икенчедән, ягулык-майлау материаллары чыгымнары кими. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.