Яңа ел шундый бәйрәм инде ул – балалар гына түгел, олылар да аны дулкынланып көтә. Чыршылы, Кыш бабайлы бу бәйрәм ниндидер могҗиза алып килер кебек тоела. Яңа ел бүләкләренә без, олылар да, балалар кебек ихластан шатланабыз.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге безне, редакция хезмәткәрләрен, ел да татлы Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерә. Әлеге бүләкләр ел символы белән дә бәйле була. Менә быел да «Татмедиа»ның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышына барган җиреннән редакторыбыз тәмле һәм бик матур «Маймыл» күчтәнәчләре төяп кайтты.
Бу сөйкемле маймыллар белән үзебез башта туйганчы уйнадык. Аннары йомшак уенчыкның эчен ачып карасак – ул төрледән-төрле конфет-шоколодлар белән тулы икән.
Яңа ел рухы, бәйрәм шатлыгы күңелләрдә дә саклансын, киләсе елларга истәлеккә дә калсын дип, редакциядә бизәлгән Чыршы янында күчтәнәч Маймыллар белән фотога да төштек.
Шулай, кеше күңелен күрергә күп тә кирәкми бит. Сезнең дә, хөрмәтле укучыларыбыз, тормышыгыз вак һәм зур сөенечләр белән тулып торсын, күңелләрегез гел күтәренке булсын!
Яңа ел белән сезне!