Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәүлид ае хатирәләре

Бу кичләрдә аяз күк йөзендә балкып торучы ай Һиҗри җәдвәл буенча “Рәбигул әүвәл” дип атала.

Моннан1444 ел элек бу айның 12 нче таңында  Ислам диненең чишмә башында торучы Аллаһының рәсүле (илчесе) пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгән. Шул сәбәпле ул шәригатьтә «Мәүлид ән-Нәби»- Пәйгамбәр туган ай дип йөртелә. Җир шарының барлык кыйтгаларында мөселман өммәте бу изге айны шатланып көтеп ала һәм ай буена пәйгамбәребезгә иңдерелгән Аллаһының изге китабы Коръән сүрә-аятьләрен укып, тәкъбир, салаватлар әйтеп дога кыла.

Илебездә дин тыелган дәһри заманда да безнең халык болгар бабаларыбыздан килгән бу йоланы дәвам итте, саклап калды. Соңгы елларда Аллаһының кодрәте белән Ватаныбызга кабат вөҗдан иреге бирелгәч һәр кеше иркенләп бәйрәм итә ала.

Югары Тегермәнлек авылында яшәүче якын туганнарыбыз үткәргән Коръән мәҗлесе, гадәттәгечә, өйлә намазыннан соң башланды. Күп туган-тумача, күрше-күлән, дус-иш җыелган иде. Шәһәрдә яшәүче туганнар да кайткан. Мәҗлес бик күркәм булды. Имам Рәмзис хәзрәтнең вәгазен, пәйгамбәребезнең тормышы, әдәп- әхлагы, безгә амәнат итеп калдырган сөннәт-хәдисләрен, Коръән укуын тыңлап күп гыйлем- гыйбрәт алдык.

Бу көнне Югары оч мәчетендә икенде намазыннан соң, укучы-шәкертләр өчен ата-аналар иганәсенә Мәүлид мәҗлесе үткәрелде. Аны бик күркәм итеп имам вазыйфаларын башкаручы Илсур Әхмәтхан улы оештырган.

Җомга көнне мәктәптә дә Мәүлид бәйрәменә багышланган җыен булды. Кыз балалар, мөгаллимәләр барысы да мөселманча яулыктан, малайлар, ир затлары түбәтәйләрдән бик матур итеп киенгәннәр. Мәктәп хәзинәсеннән һәм ата-аналар иганәсеннән пешерелгән мәүлид ашы, җомга коймагы, башка хәләл ризыклар белән сыйландылар.

Укучыларның көтеп алган кышкы каникуллары башланды. Ул әлеге Мәүлид аена туры килде. Ял вакытларында укучыларга өйләрендә, мәчетләргә барып бергәләп догалар, намаз укырга өйрәнү аеруча саваплы гамәл булыр иде.

Әбү Хәнифә мәзһәбендә Коръән, сөннәт, намаз укырга өйрәнгән бала, һәр мөселман шикле дини агымнарга иярми.

Тарихыбызның иң авыр фаҗигале чорларында да халкыбыз динебезне, рухи иманыбызны саклап калган. Мәүлид ән Нәби һәм башка йолалароыбыз шуның бер терәге, өмете булса иде.

Мөгаллим Шириаздан хаҗи Гарипов.

Фото: редакция архивыннан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus