Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Маймыл елына йолдызлар нәрсә вәгъдә итүен укыгыз

2016  ел – зур башлангычлар елы. Икътисади кризис тәмамланмаса да, чигенә. Кыюлык һәм дәрт эштә генә түгел, мәхәббәт өлкәсендә дә кирәк булачак. Әгәр мөнәсәбәтләрдә ниндидер киеренкелек һәм аңлашылмаучанлыклар бар икән, киләсе ел барысын да үз урынына куячак, - ди астролог Тамара Глоба. Менә аның барлык йолдызлык билгеләре буенча фаразлары.
Кучкар
Маймыл елы – Кучкарлар өчен корыч сәламәтлек елы, авырулар сезне борчымас. Эш баскычыннан өскә менәрсез, әмма булдырдым, дип, тик утырмагыз, максатыгызга ирешкәч тә тырышырга кирәк. Акчагызны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгез, тиен сумны саклый, ди халык. Апрель-май айларында финанс тотрыклыгын сизәрсез. Ә менә ноябрь-декабрь айларында бик сак булыгыз, кирәкмәгән җирдә акча туздыруыгыз бар. Мәхәббәткә килгәндә, каршы җенес әгъзалары сезнең белән бик кызыксыначак, тик игътибарлы булыгыз: гомерлек яр дигәнегез тирән яра булып калмагае. Тулаем алганда, 2016 ел сезнең өчен бик уңышлы булачак.
Үгезбозау
Җәй айларында иммунитетыгызны кайгыртыгыз, шулай ук чыныга башлагыз. Эшегезне алыштырасыгыз килмәсә, телегезне тыярга өйрәнегез, җитәкчегез белән телгә килүегез ихтимал. Лотерея уйнагыз! Маймыл елында йолдызлар сезгә көтелмәгән җирдән зур матди керем вәгъдә итә. Беренче урында гаиләгез торырга тиеш. Әгәр аны югалтырга теләмәсәгез, башка бөтен нәрсә арткы планга күчсен. Әгәр ялгыз икәнсез, бу озакка түгел: инде яз айларында ук үзегезнең икенче яртыгызны очрату ихтимал. Иң мөһиме – бәхетегезне куркытмагыз, икенче очракны шактый озак көтәргә туры килүе бар.
Игезәкләр
Сәламәтлегегез өчен борчылмасагыз да була, хәтта хроник авыруларыгызны да онытып торачаксыз. Тәмәке тартучыларга бу гадәтләрен ташларга киңәш ителә, үкенмәссез. Карьера баскычыннан да шактый уңышлы күтәрелерсез, идеяләрегез шактый гына акча да китерер. Иң мөһиме – вакытында дәшми калу һәм сораганда җавап бирү. Мәхәббәт сорауларына килгәндә, сез һәрвакыттагыча игътибар үзәгендә. Әгәр ялгыз икәнсез, 2016 елда чын мәхәббәтегезне һичшиксез очратачаксыз. Бу июль-август айларында булачак.
Кысла
Яз-җәй айларында бераз сәламәтлегегез какшап китәргә мөмкин, шуңа күрә үзегезгә карата игътибарлы булыгыз. Витаминнар ашагыз, нервыларыгызны саклагыз. Киләсе елда эштә барысын да яңабаштан башлагыз, үз дигәнегезгә ирешерсез. Акчага кытлык булмас, керемнәрегез арта барыр, тик юкка-барга туздырмагыз. Шәхси тормышта, кызганычка, әллә ни үзгәрешләр көтелми. Тик өметне өзмәскә кирәк.
Арыслан
Үзегезне ел дәвамында бик әйбәт хис итәрсез, шулай да артыгын кыланмагыз. Яз уртасында бераз хәлсезләнеп китүегез бар, ләкин аны бик тиз җиңеп, тагын да дәртләнебрәк эшли башларсыз. Эштә барысы да җайлы гына барачак. Акча мәсьәләсендә дә тотрыклылык. Мәхәббәт фронтында сезне уңыш һәм җиңүләр көтә.
Кыз
2016 елда сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! Эштә бернәрсә дә үзеннән-үзе килеп чыкмаячак, бик каты тырышырга туры киләчәк. Шул киңәшкә колак салсагыз, уңыш юлдашыгыз булыр. Фатир, машина кебек зур әйберләр сатып алырга мөмкинлек туар. Үз парыгыз белән кавышу ихтималы бик зур. Тик вакланмагыз, сайлана төшегез. Гаиләле Кызларның тормышында барысы да яхшы булыр, бер-берегезне хөрмәт итәргә генә өйрәнегез.
Үлчәү
Киләсе ел – хыялларның чынга ашу елы. 2015 елда эшләнгән эшләр позитив нәтиҗәләрен бирер. Баш әйләндергеч карьера үсеше көтә сезне. Финанс мәсьәләсендә дә борчылыр урын юк. Бер көтмәгәндә гомерлек мәхәббәтегезне очратуыгыз бар. Бу очрашу февраль-март, июнь яки ноябрь айларында булыр, мөгаен.
Чаян
Үзегездә таулар күчерерлек көч сизәрсез. Тик артыгын кыланып ташламагыз, сәламәтлегегезне какшатырга мөмкинсез. Эштә әллә ни үзгәрешләр көтелми, быел сезгә күләгәдәрәк калып тору уңайлырак. Акчагызны саграк тотыгыз. Ә менә гыйшык-мыйшык мәсьәләсендә ел бик уңышлы булачак. Гаилә кору өчен бөтен шанслар бар. Яз, көз һәм кыш башы – яңа танышулар өчен кулай вакыт, ә менә җәй айларында җитди мөнәсәбәтләр корырга ашыкмагыз.
Укчы
Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышыгыз. Үҗәтлегегезгә көнләшергә генә мөмкин: узган ел буе күрсәткән тырышлыгыгыз 2016 елда нәтиҗәләрен бирер. Бераз ял итеп алырга да була. Акча туплый башлау өчен менә дигән вакыт. 2016 елда бераз экономияләү киләсе елда шактый керем бирер. Шәхси тормышка килгәндә, гел мөнәсәбәтләр ачыклыйсыгыз килеп торыр, сөйгән ярыгызга карата игътибарлырак булыгыз.
Кәҗәмөгез
Эштә бер баскычка үсүегез ихтимал. Тик апрель-май, июнь-июль айларында ерак сәфәрләрдән тыелып торыгыз. Акча ничек керә, шулай чыгып китә, караклардан саграк булыгыз. Әгәр яраткан кешегез бар икән, саклагыз һәм кадерен белегез: яңа танышулар әллә ни шатлык китермәс.
 
Сукояр
2016 елда беренче чиратта сез игътибар итәргә тиешле әйбер ул – сәламәтлек. Эштә барысы да яхшы. Әгәр җитәкче урынын тәкъдим итсәләр, төптән уйлагыз: мондый җаваплылык сезгә кирәкме? Көчегез җитәрме? Тотрыклылык – сезнең йолдызлыкның девизы. Тик бөтен ялтыраган әйбергә ымсынмагыз, акчагызны гына туздыруыгыз бар. Өйләнгән һәм кияүдә булган Сукоярларга төп киңәш: маҗаралар эзләмәгез, янда булганны кадерләгез. Буйдаклар үз бәхетен сынап карый ала, 2016 елда гаилә кору ихтималы зур.
Балык
Ел башында бөтен нәрсә сезгә каршы кебек тоелыр. Арыганлык, кәефсезлек сизәрсез. Яз килү белән, кәефегез дә, хәлегез дә әйбәтләнер. Ә инде ел дәвамында үзегезне судагы балык кебек хис итәрсез, барысы да сез теләгәнчә, җайлы гына барыр. Тик акча тотарга өйрәнергә кирәк. Ни дә булса сатып алыр алдыннан кат-кат уйлагыз: ул сезгә кирәкме? Яңа танышулар булырга мөмкин. Алар шундый уңышлы булачак ки, сез хәтта үз уңышыгызга үзегез дә ышанмаячаксыз. Моны элеккеге кайгыруларыгыз өчен бүләк дип кабул итегез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus