Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бусагада Яңа ел

Еллар белән
                   еллар саубуллаша,
Хатирәләр иңә үткәнгә.
Адәм җаны яна өметләрдә,
Яңа елга килеп кергәндә.
 
Һәр Яңа ел серләрендә туа,
Могҗизалы булып тоела.
Берәү, әнә, бәби көтеп йөри,
Берәү әзерләнә туена.
 
Кеше гомерләре изге дөнья,
Дисбесенә тезә мөнәҗәт.
Барлый кеше
                      алыш-бирешләрен,
Әҗәт белән калу ни хаҗәт?!
 
Айга карап карчык теләк тели,
“Бирче Ходам,
                          бераз гомерем”.
Сабый көтә 
                Кыш бабайдан бүләк,
Белми әле, белми шул серен.
 
Яңа елга табын күптән әзер,
Бәлеш исе өйгә таралган.
Ана йөри очып-очып кына,
Кайту көтә һәрбер баладан.
 
Яңа ел ул–яңа өмет-хыял,
Әкияти бер изге манзара.
Үзгәрә дә куя күңел, хәтта
Йөрәк үзгә 
                тибә башлый бер ара.
 
Үтәр елның соңгы кары ява,
Кер чайкыйлар
                          кызлар инештә.
Пакь суларга теләк сала алар,
Яңа елга керә-керешкә.
 
Тыйнак кына авыл егетенең,
Бу төн кан йөреше  үзгәрә.
Сәгать кенә суксын Яңа елны,
Ул атылыр кызлар күзләргә.
 
Кайный дөнья,
                   һәркем үз эченнән,
Теләк юллый туар көненә.
Өмет яши, өмет үлмәгәндә–Калмас кеше мескен хәлендә.
 
Шулай булсын берүк, 
                               матурлыкта,
Каршылыйк һәрбер таңыбыз.
Югалтмыйча
                     саклый алсак иде,
Тәңрелектән иңгән җаныбыз.
 
Яңа елда яңа бәхет иңсен,
Искесе дә калсын янәшә.
Ишетелә курант тавышлары:
Кем ишектә, күрче кем дәшә?
 
Хуш Яңа ел,
                    әйдә килдеңмени?
Түргә узчы, бул син безнеке!
Синең белән
                   килгән байлыгы да,
Саулыгы да булсын безнеке.
 
Тулы бәхет 
                безгә юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт янда йөрмәсен.
Матурлыкта гына гомер үрик,
Йөзебездә шатлык сүнмәсен!
 
Вазыйх Фатыйхов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus