Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Районда экология торышы турында мәгълүмат

Соңгы арада халык арасында район экологиясенә карата төрледән-төрле фаразлар барлыкка килүгә бәйле рәвештә, Геннадий Емельянов карары буенча, җитәкчеләрнең сишәмбе киңәшмәсендә атна саен атмосфера һавасы торышы буенча тулы мәгълүмат биреләчәк.

 Мәгълүматны табигатьне саклау буенча ТР дәүләт инспекторы Гөлнур Сабирова һәм “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Максим Даровских әзерләячәк.

Кама буе төбәгендә атмосфера һавасы пычрануын тикшерүче 4 автомат станция эшли (АСКЗА): Яр Чаллыда – 2, Алабугада – 1, Менделеевскида – 1. Моннан тыш, Гөлнур Сабирова сөйләвенчә, атмосфера һавасының югары дәрәҗәдә пычрану фактларын оператив хәл итү, пычрану чыганагын билгеләү һәм хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең атмосфера һавасына начар тәэсирен булдырмый калу өчен вакытында чара күрү өчен “Форд Транзит” автомобиле базасындагы күчмә экологик лаборатория файдаланыла. 

Алабугада тикшерү станциясе Тынычлык проспекты, 4 адресы буенча урнашкан.  Һәр 20 минут саен күкертле водород, күкерт диоксиды,  азот оксиды, аммиак, углерод оксиды, углеводород кебек һаваны зарарлаучы матдәләрнең концентрациясе автомат рәвештә ачыклана.

−  АПТАС-23  мәгълүматлары буенча, агымдагы атнада анализларның гомуми саны  − 550,  билгеләнгән күрсәткечләр буенча мөмкин булган концентрация чикләренең артуы ачыкланмаган, − дип хәбәр итте Гөлнур Сабирова. Ә Максим Даровских:

− Гигиена һәм эпидемиология үзәге ай саен торак зонада атмосфера һавасының торышына мониторинг үткәрә. Хәзерге көндә халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, − дип җиткерде.

Марина КИРИЛЛОВА

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus