Һәрвакыт техниканы карап, сакчыл эшләтүен искә алып аңа яңа кайткан трактор тапшырдылар. МТЗ-82 тракторы белән ул быел кыр эшләрендә актив катнашты. “КУН-10” җайланмасы белән “яшел урак”тан башлап караңгы көзгә кадәр эштән бушамады. Еш кына тракторы белән хуҗалыкка кайткан күп төрле йөкне бушатып урнаштырырга да туры килде аңа.
Яңавыл янәшәсендә заманча яңа терлекчелек комплексы файдалануга тапшырылгач Рәисне бирегә азык утарына билгеләделәр. Ул печән рулоннарын һәм сенаж төяп озатып тора.
–Рәисне кайсы тармакка билгеләсәң дә, эшенә тел-теш тидермичә башкара. Улы Рәсүл дә үзенә ошаган, әтисе төсле оста куллы механизатор булыр ахырысы. Быел урып-җыю чорында ул комбайнчы ярдәмчесе буларак макталды,–ди баш инженер Фәнис Юнысов.
Рәис әнә шулай коллективта яуланган олы ышанычка тап төшермичә, үз эшен яратып, күңелен биреп башкара. Яңа эш урынында да аның сынатырга исәбе юк.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.