Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гарасат

(Гарифулла Шәйдуллин көндәлегеннән язмалар дәвамы).

 1978 елның 23 июне. Көн иртәдән кыздырды. Парлы җылы иде. Мәктәп машинасы иртән Казанга чыккач юлдан көйсезләнеп кайтты. Фердинанд (колхоз рәисе Ф.Сәмиев) белән сөйләштек тә ул Хәмитне (Фәрзетдинов) бирде. Гали Йосыпович аның белән чыгып китте. Кичке якта эшчеләр кирпеч ташудан туктагач Нәгыйм (Шакиров) мотоцикл белән урманга китте. Рауза белән Илдус бабайларны алып килү өчен Биектауга бармакчы булдылар. Ләкин паркка машина заправить итәргә менгәч Әсрар (заправщица):
 
–Ник котырдыгыз, юләрләр. Күрәсез бит нинди болыт килә. Шундый чакта юлга чыгалар димени. Алар борылдылар. Чыннан да, Күгәрчен ягыннан  бик зур дәһшәт белән яшен яшнәп, күк күкрәп болыт килә иде. Җил-давыл авыл өстен бик тиз чолгап алды. Берзаман болытның, яшен-яңгырның кайсы яктан килгәнен дә абайлау кыен була башлады. Һәр хәлдә күк йөзендә кыеклатып та, горизонталь һәм вертикаль дә, шарсыман да бәргән  яшен чаткылары күңелләргә шом сала башлады. Бер-бер артлы зур көч белән чытырдатып җибәрүләргә колак күнегә дә башлаган кебек булган иде. Менә гаять  көчле чатырдау. Үзебезне үк булмаса да күршеләрне, яки агач мәктәпне, яки трансформаторны тагын суккан кебек булды. Юк, шулай тоелган гына икән. Нәгыйм кайтмады микән дип олы урамга чыккан идем, ул урман ягы, Бүкәш ягы. Каракучкыллы күк йөзен телгәләгән кызыллы-сарылы вертикаль полосалар сугыш гарасатын хәтерләтәләр. Кош-корт ашыга-ашыга өйгә кайта, сыерлар гына күренмиләр әле.
 
Коеп яңгырда ява башлады, ә Нәгыйм һаман күренми. Тау башы ягыннан төшәргә тиеш иде. 
Эч поша башлады. Электр, телефон линияләрен тартып алдык. Гәрчә алар барыбер эшләмиләр икән. Индира үзе генә өйаллдында калырга да, өйгә керергә дә курка. Чыннан да кеше мондый вакытта үзенә бер  халәттә була икән. Шул моментлардагы хәлне язу өчен оста художник булырга кирәк. 
 
Менә Нәгыйм төшеп җитте. Мотосын капка төбендә калдырды да өйгә керде. Ул Шарлы да сәгатькә якын азапланган икән. Ярый әле кешеләр очрап ярдәм иткәннәр. Сөенеч, Нәгыйм исән кайтты. Ургылган болыт Каз. Челны , Бүкәш ягына агыла. Анда дәһшәт тагы да көчлерәк сыман. Чыннан да ул шулай булган да. Һәр төрле телефон линияләре, элемтә  өзелде. Бары тик берәр көн узгач кына ачыкланды. 
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Фото: http://bastion.tv/media/news/da8867f2d10a4a42b9f10e7af98f069c.jpg

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus