Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелде

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында 7 ноябрьдә кеше үлеменә китергән авария турында сүз барды.

Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин мәгълүматыннан күренгәнчә, Юхмачы янында төнлә булган юл һәлакәтенә  машина йөртүченең руль артында йоклап китүе сәбәп булган. Нәтиҗәдә «ВАЗ» автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм йөк машинасына килеп бәрелгән. Авариядә кыз баланың гомере өзелә, тагын бер пассажир авыр тән җәрәхәтләре ала.

Машина йөртүченең аек булуы ачыклана. Ул төнне карлы яңгыр явып тора. Күз күреме начар, йөртүченең юлдагы ак сызыкны (разметка) күрмәве дә мөмкин иде.

Ел башыннан бирле районда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 кеше үлгән, 20 кеше тән җәрәхәтләре алган. Былтыр район юлларында 4 кешенең гомере  өзелгән иде.

Комиссия утырышында балалар бакчалары, мәктәпләр тирәләренең даими яктыртылып торуын контрольгә алу хакында сүз барды, район үзәге урамнарында хәрәкәт тизлеген чикләү буенча тәкъдимнәр әйтелде. «Алексеевскдорстрой»ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин кышкы юлларны карап тору буенча нинди әзерлек чаралары күрүләре хакында сөйләде.

Утырышны комиссия җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов алып барды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus