Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә 124 сәүдә ноктасы автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмати системасына кушылырга тиеш

182нче федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә тиздән данәләп алкоголь белән сәүдә итүчеләргә, составында спирт булган продукция әйләнешен исәпкә алу буенча автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмати системасы (ЕГАИС) кысаларында эшләргә туры киләчәк. Закон буенча, ваклап сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталарында алкоголь продукциясе сатучыларга махсус программа модуле урнаштырылып, алар саткан алкоголь продукциясе турындагы мәгълүмат автомат төстә ил күләмендәге бердәм системага  бирелеп барыла. Бу - составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешенә каршы - дәүләт сәясәтен тормышка ашыру максатында башкарылучы чара. Эшмәкәрләрне ЕГАИС системасында эшләүгә күчүгә әзерләү буенча республикада һәр атна саен видеоконференция үткәрелә. Анда Татарстанда 2016 елның 1 гыйнварыннан этил спирты, составында алкоголь һәм спирт булган продукцияне сатып алучы һәм сатучы эшмәкәрләргә бу системада эшләү шарты булдыру.

- Бүгенге көндә ЕГАИС системасында эшләүгә күчү мөһим, чөнки сыйфатсыз Казахстан алкоголенең республикабызга һәм шул исәптән безнең районга керү фактлары еш була, шулай ук өй шартларында яисә подвалларда ясалган спиртлы эчемлекләрнең әйләнеше дә кешеләр сәламәтлегенә зыян китерү борчу тудыра. Менә шуларга чик кую максатында без алкоголь  продукциясе  белән сату итүче барлык эшмәкәрләргә агымдагы елның 20 декабренә кадәр бердәм системага керү өчен аппаратлар юнәтү мөһимлеге турында кисәттек. Сөйләшүләргә әлеге аппаратларны тәкъдим итүче, урнаштыручы махсус сертификатлары булган “Камский бриз”, “Дельта” ҖЧШ җитәкчеләрен чакырдык. Алар аппаратларны эшмәкәрләргә уңайлы шартларда сатып алу юлларын, аларны урнаштыру мәсьәләләрен аңлаттылар. Бүгенге көндә районда ЕГАИСка тоташтырылырга тиешле алкоголь продукциясе сатучы 124 сәүдә ноктасы исәпләнә, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев.

Беренчеләрдән булып шәһәрдә махсус аппаратны “Пятерочка” сәүдә ноктасы кибетләре урнаштырырга планлаштыра. Биредә аппаратка якын китерелгән спиртлы эчемлек өчен автомат рәвештә түләгәнлеккә чыгарылучы чек белән бергә, сатып алучылар әлеге алкоголь продукциясенең кайда җитештерелүе, ничек эшләнелүе турында да тулы мәгълүмат язылган кәгазь алачак дип ассызыклый белгечләр.   

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus