Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нурисә Сабитова: барыбыз да Фарук Сәлаховичта чыныгу мәктәбен уздык без

Яр буеннан кузгалып киткән метеорны акчарлаклар шактый ара озата бардылар. Туган як ераклашканнан-ераклашты. Карашын әле акчарлаклардан, әле су өстендәге  шаян дулкыннардан алмаган Нурисәнең күңеле бермәл юксынуга төрелде.

Капка төбендә басып озатып калган әти-әнисе, мәктәп еллары, дуслары күз алдына килде. Әмма хыяллар барысыннан да көчле иде. Моңа кадәр авылдан ары китмәгән 17 яшьлек кызның олы тормыш юлына мөстәкыйль атлавы иде бу.

...Яр Чаллы шәһәрендәге медицина училищесына керү имтиханнарын уңышлы бирә Нурисә. Моңа кадәр ят күренсә дә шәһәр тормышы аны үз эченә тиз бөтереп ала. Көләч йөзле, шат күңелле студентка кыз үзе укыган 916 нчы группаның йөзек кашына әверелә. Укуда алдынгылыкны бирми, җәмәгать эшләрендә дә актив. Ут чәчеп ялкынланып йөргәнгә үз итәләр аны. Ә яллар, бәйрәмнәр җитүгә сагыну-сагышларын төяп туган авылы–Түбән Тегермәнлеккә кайтып килергә дә өлгерә. Әтисе Яхъя, әнисе Зәйтүнә апаның үгет-нәсыйхәтләрен күңел түрендә йөрткән Нурисә, 1981 елда кулына диплом белән бергә, районыбызга эшкә юллама да ала.

Больницаның ул вакыттагы баш табибы Фарук Мифтахов яшь белгечне хирургия бүлегенә шәфкать туташы итеп билгели. Тәүге эш сәгатьләре имтихан кебек, һич кенә дә сынатырга ярамый. Авыруларга игътибарлы, йомшак мөгамәләдә булу–анысы инде язылмаган закончалык. Эштә әнә шул ягы белән алдыра да инде ул. Хезмәтенә җитди каравы, тәүлектәге сәгатьләр, яллар белән исәпләшми эшләве коллективтагыларның гына түгел, җитәкчелекнең дә күзенә чалына. “Хирургия бүлегендә генә эшләячәксең”,–дип кабат әйтеп куя Фарук Сәлахович аның эштәге җитезлеген һәм һәр нәрсәне белеп эшләвен күреп.

–Ул вакытта палаталарда койкалар саны да шактый күп иде. Шартлар да башка. Укол ясар өчен шприцларны кайнатабыз. Таләпчәнлек гаҗәеп көчле. Хирурглар Виталий Волков, Марат Ногманов, өлкән шәфкать туташы Нина Романова кебек тәҗрибәле белгечләр арасында эшләү минем өчен җаваплылык белән бергә горурлык та иде. Барыбыз да Фарук Сәлаховичта чыныгу мәктәбен уздык без,–ди Нурисә Сабитова ул чакларны искә алып.

“Чыныгу мәктәбе” исә файдага гына була. Дисциплина көчле, таләпчәнлек зур булган җирдә эленке-салынкылыкка юл куелмый. Коллектив бердәм, тату эшли.

Теория белән хезмәтне бәйләү исә тәҗрибәне арттыра. Казанда медицина белем бирү үзәгендә берничә айлык курсларда янәдән белем эсти Нурисә. Аннан кайткач яраларны бәйләү буенча һәм анестезист-шәфкать туташы буларак хезмәтен дәвам итә. Әлбәттә, җаваплылык торган саен арта гына. 1985 елдан бүгенге көнгә кадәр операция бүлегендә эшли ул. 

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Фәрвәз Каюмова.

Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus