Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә татар милли мәдәниятен үстерү алымнары буенча республика киңәшмәсе узды (фоторепортаж)

18 – 19 ноябрьдә Зәйдә татар мәдәниятен саклау буенча авыл мәдәни-ял учреждениеләре эшчәнлегендә заманча формалар һәм алымнар куллану турында зур сөйләшү булды. Киңәшмәне ТР Мәдәният министрлыгы белән Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәге оештырды. Анда республика район-шәһәрләреннән мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

- Моннан өч ел элек республикада татар традицион мәдәниятен саклау буенча моңа охшаш семинар узган иде, соңгысының максаты исә татар мәдәниятен саклауда заманча форма-алымнар, технологияләр  куллану, - ди  Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә  Җәүһәрова. Чараның Зәйдә оештырылуы очраклы түгел, бездә әлеге җәһәттән алып барылучы бай эш тәҗрибәсе бар. Узган ел районда  авыл клублары эшчәнлегендә традицион мәдәниятне саклау проблемалары  буенча  семинар оештырылу – шуның матур мисалы. Районда 25 татар фольклор коллективы, ике дистәгә якын татар халык театры,  “Нур” гармунчылар ансамбле эшләп килә. Семинар кысаларында кунаклар Түбән Биш һәм Куш-Елгада кап һәм палас сугу һөнәрчелеге белән таныштылар, Кич утыру күренеше, Сепарат аерту бәйрәме, Югары Шепкәдә Киндер сугу, Имәнлебашта 40 көнгә кадәр бәби карау йоласы, Бигештә Җыен базарын карадылар, татар халык уеннары, йолалары, һөнәрчелеге һ.б.лар буенча оештырылган мастер-классларда, эшлекле уеннарда катнаштылар, “Энергетик” Мәдәният сарае, Югары Шепкә осталарының кул эшләре күргәзмәләре белән таныштылар.

 Ике көн барган мәртәбәле чарада мәдәният хезмәткәрләре алдагы эшчәнлекләренә кулланырдай бай мәгълүмат алды.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus