Добавить новость

Музей для фанатов «Гарри Поттера» открылся в Кашире

Синоптики сообщили о жаркой погоде и грозе с дождем в Москве 5 июля

Москва станет чаем. Горожане выбирают новый гастрономический символ столицы

5 самых распространённых нарушений ПДД в Москве и какое наказание за них грозит в 2024 году

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Театр бәхетле итте»

Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты Асия Харисованың бенефисы узды. Тамашачы залын тутырып җыелган халыкның күпчелеген бирегә Асия ханымның гадилеге һәм кешелеклелеге белән соклану, ул тудырган образларга мөкиббәнлек, аңа булган чиксез хөрмәт һәм ярату алып килгән иде. 

Әлмәт театрының  урта буын артистларыннан булган Асия ханымны тамашачылар күптән яраталар. 30 ел гомерен татар театр сәнгатен үстерүгә багышлаган җанатарны хезмәттәшләре дә “характерлар тудыру остасы”, “бер-берсен кабатламый торган рольләр булдыручы” һәм, үзләренчә яратып, “безнең Асия” дип атый.

* * *

Асия Харисованың грим бүлмәсендә тамашачылар бүләк иткән чәчәк бәйләмнәре, олы-зур савытларда бүлмә гөлләре, диварларда Алабуганың Тойма елгасы буйлары, диңгездә кояш баешында уйнаклаган көймә рәсемнәре һәм ... бер пар чаңгы. Бенефис вакытында Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте коллективы тапшырган, заманында  спорт ярышларында беренчелеккә илтә торган данлыклы чаңгылар!

Шуларны сыйпагач, Асия ханым мине яшьлек елларына илтүче хатирәләр сукмагына әйдәде.

– Авыл баласы мин. Актаныш районының Күҗәкә авылында туып-үстем. Кечкенә чактан ук төрле театр труппаларының уйнавын  карап үскән бала. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга китүемә дә шул сәбәп булгандыр. Мәктәптә вакытта ук чаңгыдан төшмәгәч, биредә дә гел аларда чаптым. Әллә тракторчы әтием һәм сыер савучы әниемнең хезмәттәге тәрбиясе нәтиҗәсе булдымы инде, әйтә алмыйм. Тренерларым “Синнән олимпия чемпионы чыга” дип, көн саен арта барган күрсәткечләремә куанып тәрбияли белде. Тренерым Альберт Әзһәмов махсус минем өчен термоста чәй, бутерброд алып чыга иде.  Кыстап-кыстап ашатыр да, милиция академиясе курсантлары дистанциясеннән куалый башлар иде. Спортчы кешегә күп ашарга кирәк дип, укытучыларымның стипендияләремә өстәмә түләүләр керткәннәре дә хәтердә,  – дип искә алды Асия ханым. 

Республиканың атказанган артисты хәтерендә булган вакыйгалар Алабуга көллияте коллективының да хәтерендә сакланган икән. Менә бит, уку йорты данын яклап чыгыш ясаган алдынгы спортчы өчен ул елларда дефицит булган пластик чаңгылар да табылган.  Дипломлы белгеч әзерләп Әлмәт тамашачысына бүләк иткәч тә, бәхетле спорт инвентарен күз карасыдай саклаганнар. Алтын юбилеена  килгәч, аның күңелен күрердәй башка бүләк  эзлисе дә булмаган.

* * *

Безнең Асия бу кичтә сәхнә хуҗасы иде. Җиһанга нык басып йөрүе, карашының тәвәккәллеге, рәхәтләнеп көлүенә чаклы Асиянең бәхетле ир хатыны булуы хакында сөйли.

– Бу чыннан да шулай, - дип сөйли ул үзе.  - Ирем Назыйм белән  Алабугада бергә укыдык, бергәләп Әлмәт театрына эшкә кайттык. Сәхнәдә партнерлар булдык, икәүләп юл тузанын иснәдек. Сораулы карашларга башта “Без бары дуслар гына!” дип җавап кайтара торган идек. Барысын да театр тормышы хәл итте. Гаиләсез тормыш булмасын аңладык һәм өйләнешеп тә куйдык! 

Харисовлар гаиләсе шулай яшәп китә. Асия иренең бәхетен тулыландырып бер-бер артлы ике малай табып кайта. Нияз белән Нәркизнең аралары нибары бер яшь тә биш көн, шуңа  нәкъ игезләр төсле үсәләр дә. 

– Эшкә чыкканда кечесенә яшь ярым иде. Беренче репетиция. Улларымның берсе – бер, икенчесе – икенче як тездә. Режиссер Гали Хөсәенов бер сүз эндәшмәде ул чакта. Алай гынамы, вахтерларга  минем балаларны карап торырга боерык чыгарып куйган.  “Полк уллары” булып үстеләр инде. Бөтен ишекләр ачык иде үзләренә. Бер елны Нәркизе директор бүлмәсенә кереп, кара да эчеп чыкты.  Гастрольләргә ияртеп йөрүне әйткән дә юк, – дип сөйли Асия ханым.

Тик барыбер, икең дә театрда эшләгән көе гаилә сөйрәү авыр. “Йә син китәсең, йә мин китәм”, – ди Асия ханым Назыймга, башка чара калдырмыйча. Шул рәвешчә, кара алтын чыгаручылар каласында яшәгәч, Назыйм әфәнде гап-гади нефтьче булып китә. Соңрак торбаларның дефектларын тикшерүче югары квалификацияле белгечкә әйләнә.

* * *

Артист кешенең баласы да ким дигәндә сәнгатькә гашыйк шәхес булып тәрбияләнә.  Нияз белән Нәркиз дә башта каратэга барып караса да,  “анда рәхәт түгел, тибенәләр” дип  музыка мәктәбен сайлыйлар.

– Өйдә дә тик яткырмадым үзләрен. Гастрольләрдән кайтканнан соң йоклар өчен көн бирелә. Аларның йокылары туйган, ә миңа ял кирәк. Яныма утыртам да кычкырып китап укытам. Аларның монотон тавышларына черем итеп алам, тынулары була – уянам. Яллар туры килгәндә дә тулы программалы “концерт” әзерләтеп, шуларның чыгышын берүзем карап рәхәтләнеп күңел ачып ята идем, – ди әни кеше.

Эшлекле, җитди Нияз җиденче сыйныфка татар-төрек лицеена китә. Аны тәмамлагач, эшмәкәрлеккә сәләте уяна.  Бүген инде ике кыз атасы булган Нияз Казанда яши. Үз бизнесы бар.

Ә Нәркиз, төпчек буларак, Казаннарны урап, әти-әнисе янына әйләнеп кайта. Үсмер чактан ук баянда уйнап,  сәхнәдә биеп үскән егет - “Әлмәтем” халык бию ансамблендә педагог-солист.

* * *

“Игезәкләр”дә  Асия ханым башкарган роль – Рәсимәттәй образы – өлешчә аның еракта калган бала һәм үсмер чакка алып кайта торган герой. 10 яшеннән үк сыер савып, әнисе белән бергә эшләүче һәр савымчыны унар көнгә булса да ялга җибәрүче Асиягә спектакльдәге геройлар кигән ак халат та, авылча матур итеп бәйләнгән косынка да бик килешеп тора. Сәхнәдәге герое кебек үк, ул да - урта яшьләргә җиткән, инде ике улын ирекле йөзүгә озаткан парлы хатын. Рәсимәттәй дә, Асия кебек, уйнакларга да, кирәк булса, “яңакларга да” оста, ул да әле мәхәббәт чишмәсеннән су эчеп туймаган, шуңа да хис-дәрте ташып тора. Дөрестән дә, бу рольгә Асия ханымнан да төгәлрәк туры килүче булмастыр кебек. Өстәвенә, труппа җитәкчесе булган Асия Гаптелхак кызы театрның  өлкән буын артисткалары белән дә, әле сәхнәдә тәүге адымнарын атлаган яшьләр белән дә уртак телне тиз таба. Бенефис спектаклендә генә түгел, 30 ел эшләү дәверендә уйнаган һәр тамашада, һәр сәхнә әсәрендә йөрәген ярып сала торган артист ул Асия ханым.

– Баш роль сорап йөргәнем юк, ни кушсалар, шуны эшлим. Театр дигән серле дөньяда эшләгән хезмәттәшләрем белән бәхетле мин! Иҗатның исеннән үк илһам алган кеше буларак, рәхәтләнеп уйныйм да, бәхетле булып яшим дә, – дип горурлана ул үзе.

...Яңадан ачтым мин Асия ханымны, яңадан яраттым. Әлегә кадәр сәхнәдәге бәләкәй генә рольне дә җиренә җиткереп уйнаган, һәр образга нәкъ менә ул гына язмышны үзгәртә дигән ярлык таккан иҗат кешесенең осталыгының серен дә ачыкладым. Гап-гади ул:  дөреслекнең күзенә туры карый белеп, үз-үзең каршында намуслы булырга кирәк. Андый кеше үз бәхетен үзе тудыра, башкаларны да бәхетле итә. Шул гына.

Рәдифә НОГМАНОВА.

Әлмәт шәһәре.   

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Власти обсудят сокращение размера кредита по IT-ипотеке вдвое

Выставка вьетнамских художников с портретами Хо Ши Мина открылась в Ульяновске

Град, ливни и смерчи: Шторм накроет Москву до субботы

ВПК хуситов достиг невероятных высот. От калашей до высокоторчных ракет за 10 лет, до гиперзвука за год. А ведь говорили - не буди лихо

Музыкальные новости

Собянин принял решение о продлении программы льготного кредитования для бизнеса

«Истинная страсть!»: Конор Макгрегор поддержал заплакавшего на поле Роналду

«Галицкий сказал: «Передай этому французу — у нас за стукачество по морде бьют!» Топ-интервью легенды РПЛ

Дирекция по качеству АО "Желдорреммаш" посетила локомотивостроительные заводы ТМХ

Новости России

Москва станет чаем. Горожане выбирают новый гастрономический символ столицы

Ярославскую область предлагают переименовать в Борщевиковскую

Подразделение «Русские ястребы» и спецназ ДНР обеспечат экипировкой из Нижнего Новгорода

Координатора стенда на выставке «Россия» оштрафовали за дискредитацию

Экология в России и мире

Такого вы еще не видели: в России проходит кастинг на участие в самом удивительном конкурсе красоты

Артисты с удовольствием поздравляли друг друга - Театр и Концерт, Россия и Дети, Культура

В этих летних нарядах вы будете выглядеть моложе

Лучшие аппараты для лазерной эпиляции: выбираем идеальный вариант

Спорт в России и мире

30-я победа в сезоне: Медведев справился с Мюллером, а Карацев из-за травмы не доиграл матч с Хачановым на Уимблдоне

Уимблдон. 2 июля. Джокович сыграет вторым запуском на Центральном корте, Маррей – третьим, турнир начнут Рублев, Сафиуллин, Швентек, Самсонова

Шарапова обнимала принцессу Беатрис и получила поздравления от Доронина: 20-летие победы теннисистки на Уимблдоне

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже

Moscow.media

Ученые нашли способ остановить рак поджелудочной железы

«Грузовичкоф Бизнес»: год перевозим на новый уровень

Совладелец «ТЕХНОНИКОЛЬ» Игорь Рыбаков запустил на Дальнем Востоке бизнес-клуб «Эквиум»

Программа «Цифровой инвестор» ГМК "Норникель" выходит на новый этап











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Музей для фанатов «Гарри Поттера» открылся в Кашире

Град, ливни и смерчи: Шторм накроет Москву до субботы

5 самых распространённых нарушений ПДД в Москве и какое наказание за них грозит в 2024 году

«Зрителей будет ждать неслабый аттракцион»: стартовали съемки продолжения сериала «Бедные смеются, богатые плачут»