Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төймә генә димә син!

Быел җәй улыма велосипед алдык. Ел саен алып йөреп булмас, диеп, әзрәк дәүрәкне сайладык.
Беренче күрүдә үк ошады бугай ошавын. Менеп утырып, тиз генә йөреп китмәкче иде дә, булып чыкмады. Йөзләренә канәгатьсезлек билгеләрен чыгарып, велосипедтан сикереп төшкән улым, бары бер җөмлә генә әйтте : “Миңа бу кирәк түгел. Моның кнопкасы юк”. Төймәсенә баскач, үзен йөртә торган уенчык мотоциклдан  мондый техникага утыру – машинадан атка күчеп утыру кебек тоелгандыр балага, мөгаен.
 
Хәер, бала урынында булсам, мин үзем дә шундый ук хисләр кичергән булыр идем, бәлки. Бөтен нәрсә автоматлаштырылган заманада яшибез бит. Могҗизага тиң шул кечкенә генә төймәләр бөтен көнкүрешебезне төптән үзгәртте дә куйды. Газ плитәсе янына басып, ризык пешерүчеләр сафы да елдан-ел кими бара. Кастрюль, таба ише көнкүреш кирәк-яракларын хәзер мультиварка дигән нәмәрсә алмаштырды. Ризыкны җылытканда, көеп китмәсен, дип борчыласы да юк: микродулкынлы мич, яңа пешкән ризык сыман, җылыта да бирә. Бары тик кирәкле температураны сайлап,тиешле төймәгә генә басарга өйрән. Пычрак савыт-саба да, Каф тауларын хасил итми бүген. Әнә, савыт-саба юу машинасының ишекләре киң итеп ачылып, үз “эшенә керешүне” көтеп тора.
 
Диванга кырын ятып, туган-тумача, әти-әни, дуслар яисә хезмәттәшләреңнең хәл-әхвәлләрен белешеп, яңалыкларын ишетер өчен дә хәзер телефоннарның түгәрәкләренә бармакны тыгып, как – кат әйләндереп азапланасы түгел. Чыбыксыз телефоннарның яшел төймәсенә бер басу да җитә. Җирнең теләсә кайсы почмагындагы кешенең тавышын ишетә алачаксың. Акчаң һәм колакларың гына түзсен. Совет заманында барлыкка килгән, үзләре зур бер өстәлнең яртысын алып торган телевизорлар күптән модадан чыкты инде. 
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Гүзәл Хәбибуллина,
 
Корноухово авылы.
 
Фото: http://brillion-club.com/upload-files/images/ekvator/18.jpg

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus