Лениногорск Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары “Сулдырмагыз сәрби чәчәген” спектаклен күрсәтте.
Зөмәрә Шәрәпова, 11 нче гимназиянең “Айсылу” театры җитәкчесе:
- Шундый шәп булды! Оста-а-а-а безнен үзешчәннәребез! Юк, үзешчән генә тугел, алар, чын актёрлар! Тулы зал тамашачы тын да алмый карады. Бүгенге көндә балаларыбызга өйрәтерлек бик күп тема күтәрелде. Карасыннар иде дә бит балалар, нишләптер яшьләр дә әз иде залда. Һаман да шул олыгаеп барганда гына, татар телебезне онытып бетергәч, йөрербез микән шундый матур чараларга. Театрның режиссёры Мәдинә апа Сәфиуллинага сокланмый мөмкин тугел! Шәһәребезне театрлы итеп тота.