Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ВИЧ-инфекция авылга барып җитте

– Табибларның ВИЧ-инфекция турында мәгълүматлары җитәрлек түгел. Педиатрлар, дәвалау оешмаларындагы кабул итү бүлекләрендә эшләүчеләр әлеге чир турында күбрәк белсен иде. Шул чагында  безне аңларга тырышырлар иде, – ди Үзбәкстаннан килгән кыз.
Кызчык һәм тагын берничә бала Казанда узган «ВИЧ-инфекцияле балаларны дәвалауда заманча чаралар» исемле Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. 
Россиядә ВИЧ-инфекция вирусының анадан яңа туган нарасыйга күчү очрагы ел азагына кадәр бөтенләй бетәргә тиеш. Бу фикерне Мәскәүдәге ВИЧ-инфекция чирен дәвалау һәм профилактикалау фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе Евгений Воронин авызыннан ишеттек. 
 
Дәүләт программасы 2016 елга кадәр кабул ителгән. Аның өчен киләсе елга өстәмә 20 миллиард сум акча да каралган. Дәүләт программасы буенча эш өч этапта башкарылачак: пациентларга даими тест үткәртү, ягъни анализ тапшырту, чир табылган сурәттә, вакытында исәпкә бастыру һәм махсус үзәкләрдә дәвалап тору.
 
Россиянең башка төбәкләрендәге кебек, Татарстанда да шул ук хәл күзәтелә. СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге җитәкчесе Нияз Галиуллин әйтүенчә, бүген ВИЧны  җенси юл белән йоктыручылар республика районнарында һәм авылларында да шактый. 
 
Һәр төрле яман гадәт иң әүвәл шәһәр җирлегендә башлана һәм аның, иртәме- соңмы, авылларга барып җитәсен көт тә тор. Белгечләр моны авылларда саклану чарасын күрә белмәүләре белән дә аңлата. Авыл кешесе медицина оешмасында да сирәк күренә. Иң аянычы: тотнаксыз җенси тормыш алып баручы үзенең йогышлы чир белән авыруын белгәнче, аны әллә ничә кешегә йоктырырга мөмкин. Уйлап түгел, уйнап кына башкарылган гамәл аркасында, гаилә, бичара балалар гомер буе җәфа чигә.
 
Республикада 22 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. Аерым алганда, Казанда – 9 кешедә, Чаллыда – 5, Әлмәт, Азнакай, Әлки, Бөгелмә, Лениногорск, Тукай районнарында берәр кешедә табылган. 
 
Республика СПИД-үзәк белгечләрендә ВИЧ-инфекция белән авыручы 18 мең 612 кеше исәптә тора. ВИЧ-инфекцияле аналардан 2 мең 450 бала туган, аларның 95енә әнисе чире йоккан. Әлеге чир яңа туган нарасыйда минуты-сәгатендә беленмәскә дә мөмкин. Төгәл диагноз ел ярымнан соң гына куела.
 
Чыганак: vatantat.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus