Теракт булачак дип халыкны куркытучыларны ачыклыйлар
10 ноябрь көнне күпләргә Казанда һәм башка шәһәрләрдә булачак теракт турында хәбәр килеп иреште.
Янәсе бер төркем боевиклар Казанның зур сәүдә үзәкләрендә, метрода шартлау әзерли. Бомба куюлары турында исә халыкны Эчке эшләр министрлыгы кисәтә.
Бүген әлеге хәбәрнең ялган булуын әйттеләр. Бернинди бомба куючылар да, терактлар да булмаячак һәм юк. Халыкны коткыга салучыларн исә якын арада ачыкларга ышандырып калдылар.