Сабыйны кыйнап үтергән ир 18 ел төрмәдә утырачак
23 яшьлек ир яңа туган кызчыкка өч тапкыр суга, аннан урындык белән башын яра.
Моның белән генә исерек ир тынычланмый. Бергә яшәгән хатыннан баласын тартып алып, өстән идәнгә ыргыта. Билгеле, бала төрле имгәнүләр алып җан бирә. Бу вакыйга Казанда яз көне була. Суд шушы көннәрдә иргә карата хөкем карары чыгарды. Ерткычлар кебек яңа яши башлаган кызны үтерүче 18 елын төрмәдә уздырачак. Ул үзенең гаебен таныган.