Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның “Ел студенты” кем булыр?

Ел саен үткәрелә торган “Ел студенты” республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Инде унберенче тапкыр уздырыла торган әлеге конкурс Татарстанның яшьләр бренды буларак танылды.
Белгәнебезчә, премия профессиональ белем бирү оешмалары һәм югары уку йортларындагы студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеген танытуга юнәлтелгән. Моннан тыш, шушы конкурс ярдәмендә студентлар иҗтимагый оешмалары лидерларын да билгелиләр. Иҗади, фәнни һәм социаль актив булган студентлар өчен дә үз-үзләрен күрсәтү өчен шәп мөмкинлек ул “”Ел студенты”.
 
XI премия үз эченә 19 номинацияне колачлый. Алар арасында традицион булган “Ел студенты” Гран-присы, “Ел спортсмены”, “Ел чит ил студенты”, “Елның иҗади шәхесе” кебекләре бар. Хәер, быел кайбер номинацияләр буенча үзгәрешләр дә бар. Мисал өчен, “Ел вузы” дигән номинация төшеп калган, ә “Ел волонтеры” дигәне, киресенчә, үз урынына кайткан.
 
Искәртеп узабыз, конкурста студентлар һәм I курс аспирантлары катнаша ала. Югары уку йортында укыйсыңмы син, урта һөнәри белем бирү учреждениесендәме – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – синең актив булуың, төрле дәрәҗәләргә ирешүең. Шәхси номинацияләрдән кала, гомуми номинацияләр дә бар. Иҗади коллективлар, хезмәт отрядлары, студентларның иҗтимагый берләшмәләре, спорт җәмгыятьләре, Татарстан студентлары тулай тораклары коллективларына багышланганнары – шундыйлардан.
 
Шушы проектта катнашу ирешкән уңышларың турында бөтен республикага сөйләргә мөмкинлек бирә. “Ел студенты” премиясенең төрле еллардагы җиңүчеләре – хәзерге вакытта республикабызның танылган җәмәгать эшлекләре. Алар арасында дәүләт, хакимият органнарында хезмәт куючылар да бар.
 
Бәйгедә катнашырга теләүчеләр игътибарына:
 
Проект өч этаптан тора. 20 ноябрьгә кадәр дәвам иткән беренче этапта студент яки аспирантның бөтен уңышлары тупланылган портфолиосын тапшырырга кирәк. Аннан соң декабрь урталарыннан жюри вәкилләре тарафыннан сайлап алынган катнашучылар махсус этапта үзләрен “яклыйлар”. Премия 2016 елның 25 гыйнварында – Студентлар көнендә тәмамлана. “Ел студенты” “Татарстанның Студентлар лигасы”, республика Хөкүмәте һәм Татарстан вузлары ректорлары берлеге тарафыннан үткәрелә.
 
 
 
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus