Бүген - Бөтендөнья сыйфат көне. Бу беренче чиратта кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү, сыйфатлы товарлар белән тәэмин итүгә игътибарлы булуны үз эченә ала. Сыйфатлы эшчәнлек һәрчак югары бәяләнә. Аңа адәм баласын кечкенәдән күнектерү бик мөһим җәмгыятьтә. Шуңа да республикада өченче ел рәттән “Кулланучылар хокуклар яклау” темасы буенча мәктәп укучылары арасында олимпиада Сыйфат көненә туры китереп оештырыла.
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасы үсеше” дип исемләнгән максатчан программа нигезендә дәүләт алкоголь инспекциясе алып бара торган киң кырлы эшчәнлектә зур игътибар кулланучы грамоталылыгын күтәрүгә бирелә. Урта гомум белем бирү мәктәпләре укучылары өчен оештырыла торган олимпиадалар да әлеге максатны күздә тота. Без барыбыз да - кулланучылар һәм үз хокукларыбызны төгәл белергә аннан кыю файдаланырга өйрәнергә тиеш. Кеше никадәр иртәрәк бу уңайдан белемле, тәҗрибәле була, ул үзен тормышта да шулай иртә иркен хис итәчәк.
Быел кулланучылар хокукын яклау олимпиадасына катнашырга теләк белдереп, республикадан 2 меңгә якын укучы махсус комиссиягә эшләрен тәкъдим иткән. Мәртәбәле жюри 42 укучы эшен олимпиаданың йомгаклау өлешенә сайлап алган. Аларның бер өлеше - 2 ноябрьдә Казанда һәм икенче өлеше 5 ноябрьдә Чаллыда узган йомгаклау турларында җиңүче исеме өчен белемнәрен сынады. Чаллыда үткән бәйгедә безнең 2нче мәктәпенегә XI сыйныф укучысы Алена Семагина да катнашу хокукына ия булды. Ул аерым номинациядә призлы урын алды. Кулланучылар хокукы законнары буенча 25 биремле тест сорауларына җавап бирүдә, жюри әгъзалары тасвирлаган төрле ситуацияләрдән законнарга таянып чыгу юлларын күрсәтүдә белеменең ныклы булуын күрсәтте Алена. Укытучысы Елена Красильникова әйтүенчә, хокукый темаларда Алена Семагина - көчле укучы.