Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Кулланучылар хокуклар яклау” буенча олимпиадада - Зәй кызы призер

Бүген - Бөтендөнья сыйфат көне. Бу беренче чиратта кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү, сыйфатлы товарлар белән тәэмин итүгә игътибарлы булуны үз эченә ала. Сыйфатлы эшчәнлек һәрчак югары бәяләнә. Аңа адәм баласын кечкенәдән күнектерү бик мөһим җәмгыятьтә. Шуңа да республикада өченче ел рәттән “Кулланучылар хокуклар яклау” темасы буенча мәктәп укучылары арасында олимпиада Сыйфат көненә туры китереп оештырыла.

  “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасы үсеше” дип исемләнгән максатчан программа нигезендә дәүләт алкоголь инспекциясе алып бара торган киң кырлы эшчәнлектә зур игътибар кулланучы грамоталылыгын күтәрүгә бирелә. Урта гомум белем бирү мәктәпләре укучылары өчен оештырыла торган олимпиадалар да әлеге максатны күздә тота. Без барыбыз да - кулланучылар һәм үз хокукларыбызны төгәл белергә аннан кыю файдаланырга өйрәнергә тиеш. Кеше никадәр иртәрәк бу уңайдан белемле, тәҗрибәле була, ул үзен тормышта да шулай иртә иркен хис итәчәк.

Быел кулланучылар хокукын яклау олимпиадасына катнашырга теләк белдереп, республикадан 2 меңгә якын укучы махсус комиссиягә эшләрен тәкъдим иткән. Мәртәбәле жюри 42 укучы эшен олимпиаданың йомгаклау өлешенә сайлап алган. Аларның бер өлеше - 2 ноябрьдә Казанда һәм икенче өлеше 5 ноябрьдә Чаллыда узган йомгаклау турларында җиңүче исеме өчен белемнәрен сынады. Чаллыда үткән бәйгедә безнең 2нче мәктәпенегә XI сыйныф укучысы Алена Семагина да катнашу хокукына ия булды. Ул аерым  номинациядә призлы урын алды.  Кулланучылар хокукы законнары буенча 25 биремле тест сорауларына җавап бирүдә, жюри әгъзалары тасвирлаган төрле ситуацияләрдән законнарга таянып чыгу юлларын күрсәтүдә белеменең ныклы булуын күрсәтте Алена. Укытучысы Елена Красильникова әйтүенчә, хокукый темаларда Алена Семагина - көчле укучы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus