Зәйлеләр районда һәр тармак үсешенә биниһая зур өлеш керткән, Зәй һәм аның бистәләрен төзек, саф сулы юллы иткән элекке район башлыгы Ринат Фәрдиевне онытмый. Вакытсыз арабыздан киткән шәхесне искә алу чаралары быел да ул яшәгән Чыбыклы авылында оештырылды. Сармашбаш мәдәният йортында исә “Кеше китә, эзе кала” дип аталган искә алу кичәсе үтте. Сармашлылар авылны юллы иткән Ринат Фәрдиевкә хөрмәтле, аны җылы итеп искә ала. Кичәдә район җитәкчелеге, җәмәгатьлелек вәкилләре, Ринат Фәрдиев белән бергә эшләгән предприятие җитәкчеләре, мәрхүмнең гаиләсе, якыннары катнашты. Чарада Ринат Фәрдивнең район тарихында якты эз калдыруы, галилеге, гадилеге, халыкны, аеруча җир кешесен яратуы, олуг зат булуы кызыл җеп булып сузылып барды.