Грециянең Хиландарский монастыреннан «Троеручица» Изге Ана иконасын Әлмәткә китерүче монахлар Чаллы-Әлмәт юлы буенда урнашкан Федот авылы Казан-Богородица чиркәвендә тукталып, гыйбадәт кылдылар. Моңа кадәр икона Казан, Чаллы чиркәүләрендә тукталган булган. Хәзер ул Әлмәт епархиясенә тапшырылды.