Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хезмәт базарында вәзгыять ни хәлдә?

Татарстанның хезмәт базарында вәзгыять шактый тотрыклы булып кала бирә. Узган атнада эш урыннарын калдыручылар саны 811 булган. Аларның күбесе эшкәртү сәнәгате предприятиеләреннән “киткән”.

Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 15,8 мең эшсез кеше исәпләнә. Бу - 3 ноябрь мәгълүматлары белән чагыштырганда 128 кешегә күбрәк.

Гомумән алганда, 4-10 ноябрь көннәрендә республикада барлыгы 811 кеше эшсез дип табылган. Аларның 400е – эш урыннарыннан үз теләкләре белән китсә, оешманы ликвидацияләү яки штатны кыскарту нәтиҗәсендә 57 татарстанлы эшсез калган.

Шунысы мөһим, хезмәт урыннарыннан китүчеләрнең 151е (!) эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә эшләгән. Күпләп һәм ваклап сату оешмаларын калдыручылар шулай ук күп – узган атнада бу тармакта эшләүчеләр саны 82гә кимегән.

Башка хезмәт урыннарына килгәндә, мәгариф тармагыннан – 51, төзелештән – 46, финанс оешмаларыннан – 39, коммуналь хезмәт өлкәсеннән – 35, транспорт һәм элемтә тармагыннан – 33, авыл хуҗалыгыннан – 25 кеше эш урыннарын калдырган.

Хәер, татарстанлыларга тәкъдим ителә торган хезмәт урыннары саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Хәзерге вакытта халыкка барлыгы 31,2 мең эш урыны тәкъдим ителә. Узган атнада гына да республикада хезмәт урыннары саны 940ка арткан, дип яза Intertat.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus