Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гарифулла кетекләре (Гарифулла Шәйдуллин көндәлегеннән)

Гарифулла Шәйдуллин көндәлеген барлаганда нинди генә кызыклы язмаларга, темаларга, авыл яшәешенә кагылышлы көлкеле-мәзәк вакыйгаларга юлыгасың. Ә язмаларның бүгенге дәвамында без аның көндәлегендә урын алган  юморга урын бирәячәкбез. Алар шулай ук янәшәдәгеләр  белән булган хәлләргә таянып каләм очына төшкән булгандыр. Аларда да тәрбияви аһәң һәрдаим үзен сиздереп тора. Укыйк, җилләник, хушланыйк, бер елмаеп алыйк. 

 Миңа  сүз  сөйләмәгез
 
Ибраһим абыйның бер гадәте бар иде. Ул нинди генә сер итеп әйтелгән сүзне дә башка берәүгә әйтмичә кала алмый торган иде. Шуңа күрә ул алдан ук:
-Миңа сер сөйләмәгез. Мин аны барыбер кемгә булса да сөйләми кала алмыйм,-дип әйтеп куя торган иде.
 
Мөшкел хәл
 
М. абыйга рамазан аеның соңгы көннәрендә хатыны  әледән әле үпкә сүзләрен такылдый :
–Ичмасам Гарәфә кичләрен берәр көн ураза тотар идең, олы-карыдан, күрше-күләннән оят бит. Яшең 60 тан узганга күпме, шәриф-рамазан аеның бар икәнен дә белмисең. Син генә инде бигрәк. Менә үлмим бит әле, уразаның башыннан бирле шөкер, бер көн калдырганым юк. Ходай кабул итә генә күрсен.
Күп сөйләргә яратмауы, ләкин кирәген генә әйтеп бирә белүе белән тирә-юньдә билгеле бер кешегә әйләнгән М. абзый ниһаять хатынының бу колак ите ашауына түзә алмады.
“–Бер көн, кая килеп, кая китмәгән,-дип уйлады ул-авырып та уза. Кая әле күңеле булсын”. Шулай диде дә карт хатыны белән сшхәр ашап уразага керде. Малай вакытта, әле әти-әнисе исән вакытта , М. абзыйның мондый рәхәтне татыганы бар иде инде. Исенә шул чаклар да төште аның.
... Бу көннең М. абзый өчен ничек узганын аңлату өчен бик оста психолог һәм язучы булырга кирәк. Анысы бездән була торган эш түгел.
Түзде, нәрсә булса да сер бирмәде, М.  абзый. Менә көн дә кичкә авышты. Хатыны мич тирәсендә кайнаша башлады. Карыны ачудан күзләре әлҗе-милҗе килә башлаган М.  абзый хатыны янына килеп хәлсез бер тавыш белән:
–Нәрсә эшлисең?
–Менә кыстыбый пешерәм.
–Ник пешерәсең аны?
–Менә, юләр, авыз ачуына , дим.
–Кирәкми, маташма. Минем авыз ачылмый торган булып карышты инде. Мин аны барыбер ашый алмаячакмын. Үлеп барам ахры, бәхил бул!
   М. абзыйның хәле чыннан да мөшкел иде.
 
Әчемәсәдәме?
 
 Г. бабай умартачылыкта эшли иде. Улы аның янына атнага бер мәртәбә атасына су менгерә торган була. Кайвакытларда Г. бабайның әчегән балы да була торган иде. Мондый вакытларда Т.  абый кирәксә-кирәкмәсә дә әтисе янына менәргә атлыгып тора. Бүген дә шулай булды. Чүнник янына җитүгә, атын туктатты да ул:
–Әссәләмәгаләйкөм, әти,– дип кычкырды.
–Әчемәсәдәме?,–дигән тавыш ишетелде.
Г. бабай шалаш эченнән үк улының ниятен белә иде.
 
 Бу да үгет
 
Әбиләре оныкларына:
–Укыгыз, балалар. Әнә атагыз 7 класс бетергәч хром ботинка кия дә мәктәпкә китә, әниегез 4 класс кына бетергәч, сәнәген күтәрә дә тирес түгәргә төшеп китә.
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus